Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә оппозиция активистлары кулга алына


Грузиядә оппозиция активистларын кулга алулар дәвам итә.

Соңгы хәбәрләргә караганда, элекке парламент рәисе Нина Буржанадзе җитәкчелегендәге "Демократик хәрәкәт – Бердәм Грузия" фиркасенең 12 әгъзасы тоткарланган.

Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә, алар рөхсәтсез корал саклауда гаепләнә.

Шулай ук "Грузияне коткару халык хәрәкәте" исемле башка оппозицион фирканең дә 2 әгъзасы кулга алынган.

Алар хөкүмәткә каршы фетнә әзерләүдә гаепләнә.

Буржанадзе хакимиятне репрессия үткәрүдә гаепләп бу тоткарлаулар оппозициянең президент Михаил Саакашвилины хакимияттән төшерү таләбе белән 9 апрельдә урам җыену үткәрү ниятенә бәйле диде.
XS
SM
MD
LG