Accessibility links

Чиләбе балалары – Уфада


Башкортстанның югары уку йортлары бу көннәрдә ачык ишекләр көннәре үткәрә.

Мондый чаралар ел саен мәктәпләрдәге язгы каникуллар чорына туры китереп оештырыла. Быел да шушы гадәттән читләшмәскә булдылар. Ачык ишекләр көннәрен үткәрүгә Башкортстан дәүләт университетында һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетында аеруча җитди караш. Быел да алар яхшы әзерләнгән бу көннәргә. Аларга Башкортстан районнары мәктәпләреннән генә түгел, ә күрше төбәкләрдәге татар һәм башкорт балалары да килә һәм быел укырга керү шартларын өйрәнә.

Уфага бу атнада Чиләбе өлкәсенең татар һәм башкортлар тупланып яшәгән Аргаяш районыннан да зур гына төркем балалар килде. Алар арасында мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары да, урта-махсус уку йортлары укучылары да бар. Аргаяштан милләт балаларын андагы урта мәктәп укытучысы Гафурә Хисаметдинова алып килгән Уфага.

“Безнең төркемдә килгән балаларның күпчелеге филология факультетларында белем алырга тели”, ди Гафурә ханым.

Башкортстан югары уку йортларына соңгы елларда Чиләбе, Ырымбур өлкәләреннән башкорт балалары максатлы программа буенча укырга кабул ителә. Шул ук вакытта Башкортстандагы татар балалары да ел саен Казандагы һәм Татарстанның башка шәһәрләрендәге уку йортларында укырга теләк белдерә. Бөтендөнья Татар конгрессы да бу эштә хәл кадәренчә ярдәм итә. Ә Башкортстаннан татар балаларын, гадәттә, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинова туплап алып бара. Быел да шушы игелекле эшкә алыначагын әйтте Кифая ханым.
XS
SM
MD
LG