Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ финанс министры өстәмә вәкаләтләр сорый


АКШ финанс министры Тимоти Гайтнер сишәмбе Конгресстан илнең финанс системы һәм икътисады өчен бик мөһим булган зур финанс ширкәтләре эшен контроль итү өчен үзенә яңа вәкаләтләр бирүне сорады.

Гайтнер Вәкилләр пулатының финанс эшләре комитетында банкларны контроль итү, аларның начар активларын алу һәм яхшыларын көндәшләргә сату вәкаләтләре сорады.

Конгресска Гайтнер белән килгән Үзәк банк рәисе Бен Бернанке хөкүмәтнең AIG иминият ширкәтен сатып алуы мондый зур финанс ширкәтләренә контрольне ашыгыч рәвештә арттыру кирәклеген күрсәтә диде.

Бернанке шулай ук AIGның җитәкчеләренә миллионнарча доллар бонуслар түләүне туктатырга теләгәнлеген, әмма адвокатларның моны эшләмәскә киңәш иткәнлеген әйтте.

Хөкүмәттән дистәләрчә миллиард доллар ярдам алганнан соң AIG ширкәте үз хезмәткәрләренә 165 миллион доллар бонсулар биргән.
XS
SM
MD
LG