Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият проблемалы ширкәтләрдән котылмакчы


Татарстан хакимияте кризис вакытында эшләре авыр барган 15 ширкәтне чит илгә бирмәкче. Бу “Хитон”, “Спартак”, “Аромат”, “Заря”, “Теплоконтроль”, “Вакуммаш”, “Сантехприбор” һәм башкалар.

Әлеге хәбәрне республика икътисадчылары тискәре кабул итте. Араларында “илебез бөек, әмма эшли генә белмибез”, диючеләр дә булды.

Хакимият республика ширкәтләренә чит ил җитештерүчеләрен кертергә теләсә дә, бу 15 компания җитәкчелеге исә әлеге гамәлләр турында белмибез, ди. Мәсәлән, “Теплоконтроль” заводының баш инженеры Илшат Шәмсиев хәлләрнең яхшыруына өмет итә.

“Билгеле, кризис безгә дә кагылмый калмады. Былтыргы белән чагыштырганда, җитештерү күләме күпкә кимеде. Әмма елның икенче яртысында без хәлләр бераз яхшырыр дип уйлыйбыз. Безнең ширкәт 2009 елдагы меморандум исемлегенә кертелгән. Аның нигезендә бизнес планнар төзеп без үз техникабызның бер өлешен яңартмакчы булабыз. Татарстанның инвестиция венчур фонды аша исә, Татарстан хөкүмәте безнең ширкәт алган кредитларның бер өлешен капларга вәгъдә итә. Әмма хөкүмәтнең безнең ширкәткә чит ил җитештерүчеләрен кертүе турында берни белмим. Әлегә бу турыда сөйләшүләр булмады”, ди Илшат Шәмсиев.

Проблемалы ширкәтләр исемлегенә кергән “Хитон” җитәкчелеге дә республиканың икътисад министры Марат Сафиуллинның чит ил ширкәтләренә мөрәҗәгать итү турындагы хәбәрне белмәве турында әйтә.

“Бүгенге көндә чит илдә җитештерелгән көнкүреш химиясе без җитештерә торган товарга төп көндәш булып тора. Шулай ук доллар белән евроның рубльга карата кинәт үсүе дә “Хитон” эшенә авырлыклар китерде. Кызганыч без Федераль ярдәм күрсәтелергә тиешле ширкәтләр исемлегенә кертелмәгән. Әмма үзебезнең акча табу ысуллары бар. Шуңа күрә ел ахырына җитештерү күләмен арттырырбыз, дип ышанам”, ди “Хитон” ширкәтенең техник җитәкчесе Евгений Макаров.

Шулай итеп Татарстан хакимияте проблемалы ширкәтләрне чит илдәгеләр кулына тапшырырга теләсә дә, бу ширкәт хуҗалары әлегә сер бирми. Бу аңлашыла да, чөнки алар хосусый компанияләр һәм республика җитәкчелеге аларның эшенә турыдан-туры кысыла да алмый кебек. 1994-1997 елларда бу ширкәтләр шәхси эшмәкәрләр тарафыннан сатып алына.

Министр Марат Сафиуллинны исә бу сорау әллә ни борчымый. “Ул елларда эшмәкәрләр әлеге ширкәтләрне базар бәясеннән түгел, ә күпкә очсызракка сатып алды. Әмма хакимият, киләчәктә бу ширкәтләр яхшырак һәм нәтиҗәлерәк эшли башларга тиеш дигән шарт куйган иде. Дистә елдан артык вакыт узды, әллә ни алга китеш күренми. Бу ширкәтләр бүгенге көндә артык яхшы да, әмма бик начар да эшләми. Кризис вакытында исә, мондый ширкәтләр, икътисадны артка гына сөйри. Кризиста хакимиятнең төп максаты - эшсез калганнарга күбрәк эш урынын булдыру. Шуңа күрә без каршылык белдергән ширкәт хуҗалары белән мөмкин кадәр җайлабрак сөйләшергә тырышырбыз”, ди министр Марат Сафиуллин.

Татарстанның 15 ширкәтен чит ил җитештерүчеләре кулына тапшыруны икътисад белгечләре өнәп бетерми. Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин исә, бу уңайдан артык хафаланмаска киңәш итә. Чит ил эшмәкәрләре, кризис вакытында республиканың проблемалы ширкәтләрен үзенә алмый, ә аларны үзгәртеп корырга гына ярдәм итә, ди ул.

Билгеле булганча, бүгенге көндә Федераль үзәк ярдәменә өметләнә ала торган ширкәт исемлекләре төзелгән. Татарстанда 11 ширкәт республика икътисадының нигезен тәшкил итүче, ә тагын 337 ширкәт республика өчен мөһим булып санала. 10 ширкәт “Ростехнология” дәүләт корпорациясенә керә. Бу компанияләрнең барысы да Федераль үзәк ярдәмен алачак.

Министр Сафиуллин сүзләренчә, проблемалы 15 ширкәт совет заманында республиканың әйдәп баручы ширкәтләре рәтендә торган. Хәзер исә алар барлык күрсәткечләрдә дә, башкалардан күпкә артка кала. Шуңа да Русия җитәкчелеге аларны ярдәм алачак 337 компания арасына кертмәгән.

Элек бу ширкәтләрдә 8-9 мең кеше эшләсә, хәзер 600-800 кеше генә. Шул рәвешле ширкәтнең бинасы да, андагы техника да эшсез тора. Безнең төп максат, исә чит ил хезмәткәрләребездән тәҗрибә алу гына түгел, ә ширкәттәге эшләрне бергә алып бару. Бу очракта билгеле, табышлар да икегә бүленәчәк, ди Сафиуллин.

Министр сүзләренчә, әлегә РricewaterhouseСoopers белән "РОЭЛ Консалтинг” ширкәтләре генә уртак эшләргә теләк белдергән.

Белгечләргә исә, министрлыкның проблемалы ширкәтләрне чит ил компанияләре белән бүлешүгә ширкәт хуҗалары үзләре ни әйтер икән дигән сорау кызыксындыра. Чөнки бүгенге көнгә кадәр әле, алардан беркем дә рөхсәт сорамаган.




XS
SM
MD
LG