Accessibility links

Кайнар хәбәр

Агыйделдә боз ярылып 1 кеше батып үлгән


Башкортстанның Салават шәһәрендә Агыйдел елгасында 71 яшьлек чаңгычы батып үлгән, 67 яшьлек башка бер чаңгычы коткарылган.

Регнум агентлыгы белдерүенчә, коткарылган кеше боз бик юка булган урынны тизлек белән узып китәргә теләгәнлеген сөйләгән.

Коткаручылар шул тирәне тикшергәндә боз астында тагын бер пенсионер-чаңгычының мәетен тапкан.
XS
SM
MD
LG