Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлегенең нәмзәт илләргә мөнәсәбәте үзгәрми


Хорватия, Македония, Төркия Европа Берлегендә һаман да нәмзәт илләр булып санала. Бу хакта бүген Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Чехиянең көньягында үтә торган рәсми булмаган очрашу вакытында әйтте. Анда Европа Берлеген киңәйтү мәсьәләсе кушылырга теләгән Албания, Босния, Сербия һәм Черногория вәкилләре катнашлыгында тикшерелде. Литва тышкы эшләр министрыВитаутас Ушацткас: "Европа Берлеген киңәйтү көчле һәм уңай фактор булып кала. Ул Балкан төбәгендә һәм Көнчыгыш Европада реформалар үткәрергә этәрә. Мин Балканны гына түгел, Украина һәм Грузияне дә күз алдында тотам", диде.
XS
SM
MD
LG