Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин КамАЗга 4,6 миллиард вәгъдә итте


Бүген Тольятида машина җитештерүнең торышына багышланган киңәшмәдә, Русия премьер-министры Владимир Путин "КамАЗ", "Соллерс", "Газ" ширкәтләренә 13 миллиард ярым cум дәүләт акчасы бүленеп биреләчәк, дип ышандырды.

Владимир Путинның әйтүенә караганда, бу акчаларның 4,6 миллиардын "КамАЗ" алырга тиеш, тагын 5 миллиард "Соллерс" ширкәтенә тәкъдим ителәчәк.

“Соллерс” ширкәтләр төркеменең Чаллы һәм Алабугада җитештерү үзәкләре бар.

Тольятида үтә торган машина җитештерү тармагына багышланган бу җыенда Русия премьер-министры Владимир Путин, "АвтоВаз" ширкәтендә эш урыннарын саклап калу өчен 700 миллион сум бүленеп биреләчәк, дип әйтте.

Барлыгы "АвтоВаз"га 20 миллиард сумлык ярдәм күрсәтү мәсьәләсе тикшерелә.
XS
SM
MD
LG