Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия консулы Ямадаевның үлемен раслады


Сулим Ямадаевның үлеменә бәйле рәвештә Дубайда 7 кеше кулга алынган, дип хәбәр итте Русиянең баш консулы Сергей Красногор.
Славян фамилияле шушы 7 кеше Дубайдагы баш прокуратурада тотыла диде ул. Красногорның әйтүенә караганда, “Көнчыгыш” батальонының элекке башлыгы, Русия каһарманы Ямадаевның үлеме турында аңа Дубайның полиция башлыгы Даһи Халфан Тамим хәбәр иткән.

Элегрәк Красногор, үлгән Русия ватандашының чыннан да Ямадаевның булуын расламаган иде. Сишәмбе иртәсендә Чечен командирының туганы Исаның абыйсының аңына килүе турында хәбәр итүе әйтелде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы, бу мәсьәләдә белдерү таратып, вәзгыятне игътибар белән күзәтеп барганын хәбәр итте.

Үткән елның августында Ямадаев Чечня президенты Рамзан Кадыров белән низаг аркасында республикадагы “Көнчыгыш” батальоны белән җитәкчелек эшеннән читләштерелгән иде.

Чечняда Ямадаевка каршы 3 җинаять эше ачылган, аларның берничәсе нигезендә ул үтерешләрдә шикләнелә.
XS
SM
MD
LG