Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пономарев аңа булган һөҗүмне эше белән бәйли


Хокук яклачы Лев Пономарев аңа бүлган һөҗүмне үзенең һөнәри эшчәнлеге белән бәйли. Ул җинаять эшенең ачылуын таләп итмәкче. Бу хакта ул "Свобода" радиосына хәбәр итте. “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте башлыгы Лев Пономаревка яшәгән өйнең ишек алдында сишәмбе кичен һөҗүм иткәннәр.

Пономаревның әйтүенә караганда, аңа урта яшьтәге ике яки өч кеше яшәгән өйенең ишек алдында машинадан чыкканда һөҗүм иткән. Алар 67 яшьлек Пономарев янына килеп тәмәке сорый һәм аны кыйный башлый.

Хокук яклаучының тормыш иптәше хәбәр иткәнчә, аның башына һәм күкрәгенә типкәннәр.

Бу урынга милиция һәм ашыгыч ярдәм машиналары килгән. Пономаревны хастаханәгә алып киткәннәр.
XS
SM
MD
LG