Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ мәгълүматы мәскәүләр кулында


Русиянең иң эре автомобиль ширкәте булган КамАЗда милли сәясәт булмады диярлек. Журналист буларак теге яки бу вакыйгага, КамАЗга кагылышлысына дип әйтик, татарча аңлатма алу мөмкин түгел, иде диярлек.

Моны элекке җитәкчеләр дә, хәзергеләр дә сәнәгатьтә, икътисадта миллилек булырга тиеш түгел дип аңлатып килделәр.

Хәбәрләр чәйнәлеп, ашалып беткәч кенә КамАЗның мәгълүмат департаменты шушында эшләүче, татар телен камил белгән егеткә өстән-өстән генә хәбәр бирергә рөхсәт бирде.

2002 елга кадәр КамАЗның мәгълүмат сәясәте белән тәҗрибәле журналист Наил Галиуллин җитәкчелек итте. Аның заманында “Нур” газите гөрләп эшләде. 2002 елда КамАЗның яңа житәкчесе Сергей Когогин белән Ирина Быстрова килде.

2006 елда бу урынга Мәскәүдән Владимир Самойлов чакырылды. Шушы ханым белән шушы әфәнде эшләгәндә КамАЗның матбугат конференцияләренә татар журналистлары, шул исәптән “Азатлык” хәбәрчесе дә бер генә тапкыр да чакырылмады.

Бу хакта “Азатлык” хәбәрчесе мәгълүмат департаменты директоры Владимир Самойловка берничә тапкыр белдерү белән чыккан иде. Самойлов әфәнде март аенда очрашу турында бәян итте. Монда КамАЗдан татар телендә мәгълүмат алу турында сүз булачак иде. Кызганыч, сөйләшү булмады.

Самойлов эшеннән җибәрелә икән, дигән хәбәр таралды. Хәбәрнең дөреслеген раслаучы юк, матбугат департаменты җитәкчеләре чираттагы ялда. Башкалары бу хакта ни дә булса әйтергә шикләнә. Шулай да биредә 9 апрель көнне яңа директор билгеләнүен кире какмыйлар. Яңа җитәкчене Мәскәүдән көтәләр. Владимир Самойлов та Мәскәүдән иде. КамАЗ матбугат үзәгенә баш булырлык кеше әлегә Татарстанда күренми.
XS
SM
MD
LG