Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов фатирында сак астында


31 март Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны “домашний арест”, ягъни йортында сак астында утырырга карар чыгарды.

Дөрес, аны саклап торучы юк, ләкин аның “дөнья белән” бәйләнешләре чикләнгән. Дилмөхәммәтовка шаhитлар белән аралашырга, телефон, интернет белән файдалану тыелган. Моны башкаланың Киров районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре күзәтә.

Ул “Мәйдан” гәзите аша халыкны ил бөтенлеген бозарга, конституция төзелешен үзгәртүгә чакыруда гаепләнә. Әлеге вакыйгаларга кадәр, узган ял Айрат Дилмөхәммәтов Башкортстанда Милли мәҗлес төзелүен белдергән иде. Аны кулга алулар нәкъ шуннан соң булды. Ә ул гаепләнә дигән гәзит инде узган елда ук чыккан иде.

Башкортстанның берләшкән оппозициясе Айрат Дилмөхәммәтовны яклау-якламау мәсъәләсен карады. Оппозиция аны якламаска, ләкин тикшерү эшләрен гадел алып барырга чакырырга дигән карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG