Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан имамнары Төркиягә бара


Татарстан район имамнары белемнәрен арттыру өчен Төркиягә җыена. Чит ил сәфәрләре район мөхтәсибләренә тансык.

Чөнки чит илләргә күбрәк Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчелеге йөри. Ә райондагы имамнар шул хаҗга гына барып кайтырга мөмкиннәр. Ләкин быел аларның дистәдән артыгына белемнәрен арттыру өчен бер айга Төркиягә бару мөмкинчелеге туды.

“Рамазан аенда Төркия дини эшләр идәрәсе вәкиле Казанга килгән иде һәм хезмәттәшлекне арттыру өчен ул безгә имамнар җибәрде. 4 имам төрле районнарда тәрәвих намазын укыды. Һәм нәтиҗәдә алар безнең 15 имамны үз хисапларына Төркиягә чакырырга булдылар”, ди Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең транспорт-логистика бүлеге хезмәткәре Хәйдәр Камалетдинов.

Аның сүзләренчә, 8 апрельдән 13 майга кадәр Апас, Арча, Саба, Алексеевски, Югары Ослан, Кайбыч, Спасс, Чүпрәле, Баулы, Аксубай районы мөхтәсибләре һәм Кол-Шәриф мәчете, Чаллы һәм Чистай имамнары Коръәннең кагыйдәләрен кулланып дөрес итеп уку, Хәнәфи мәсхәбе фикхы, төрек теле дәресләрен өйрәнәчәк. Шулай ук аларның Истанбул, Анкара шәһәрләренә сәфәр кылуы көтелә.

“Истанбул мөфтияте аларны 120 чакрым урнашкан Болу шәһәренә алып барачак. Анда Төркия идәрәсенең Коръәнне өйрәнү мәркәзе бар. Һәм алар шунда белем алачак”, ди Камалетдинов.

Ул соңгы елларда Төркия дини идәрәсе белән Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте арасында хезмәттәшек арта барганын әйтте. Әле күптән түгел Татарстан мөслимәләре берлеге вәкилләре дә анда барып тәҗрибә уртаклашып кайткан иде.

Бу юлы Төркиягә бару өчен яшьрәк һәм активрак мөхтәсибләр сайланган.

“Икенчесендә башкалары барачак”, ди Камалетдинов.
XS
SM
MD
LG