Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә хөкүмәткә каршы митинг үтте


Шимбә көнне Мәскәүдә 2 меңләп кеше Русия хөкүмәтенә һәм аның кризиска каршы чараларына ризасызлык белдереп урам җыенында катнашты.

Бу чараны Коммунистлар фиркасе оештырды.

Хөкүмәтнең китүен таләп итүче, коррупциячел бюрократларга ризасызлык белдерүче демонстрациячеләр кызыл әләмнәр һәм Ленин, Сталин сүрәтләрен күтәргән иде.

Коммунистларга каршы шигарьләр кычкырып бу җыенга комачауларга маташкан, хакимият яклы 25-ләп яшь активист тоткарланды.

Шимбә коммунистларның шундый ризасызлык чаралары Русинең башка шәһәрләрендә дә үтте.
XS
SM
MD
LG