Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО җитәкчеләре Әфганстанга өстәмә көчләр җибәрә


АКШ президенты Барак Обама НАТО илләре җитәкчеләренең АКШның Әфганстандагы яңа стратегиясенә көчле һәм бертавыштан хуплау белдерүенә сөенүен әйтте.

Обама Франциянең Страссбург шәһәрендә НАТОның 60 еллыгына багышланган саммит ахырында шундый чыгыш ясады.

"Без Страссбург белән Кельдән НАТОның конкрет ярдам вәгъдәләре белән китәбез. Беректәшләребез һәм партнерларыбыз безнең яңа стратегияне гамәлгә ашыру өчен инде 5 меңләп солдат һәм хәрби укытучы җибәрергә, шулай ук сивиль хезмәткәрләр ярдамен арттырырша килеште", - диде Обама.

НАТОның вазыйфасыннан китәчәк генераль секретаре Яап Де Һооп Схеффер НАТО илләре җитәкчеләре Әфганстанда август аенда үтәчәк президент сайлауда иминлек тәэмин итү өчен көчләрне ишәйтергә, әфган көчләрен өйрәтүне арттырырга дип килеште диде.

Германия канцлеры Ангела Меркель Әфганстан НАТО өчен мөһим сынау дип Обаманың Әфганстандагы яңа стратегиясенә хуплау белдерде.
XS
SM
MD
LG