Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама атом коралларын бетерергә чакыра


АКШ президенты Барак Обама Чехия башкаласы Прагада мәйданга җыелган халык алдында чыгыш ясап бар дөньядагы атом коралларын бетерү эшендә Кушма Штатларның әйдәүче булырга әзер булуын белдерде.

Якшәмбе иртәсендә Праганың зиннәтле урта гасыр чоры сараена килгән АКШ президенты Барак Обаманы һәм аның җәмәгате Мишельне хәрби оркестр белән каршы алдылар.

Әмма бу көнне Обамага иртәнге 5-нче яртыда ук уянырга туры килгән. Ярдамчеләре аны уятып Төньяк Кореяның АКШка кадәр барып җитә ала торган ракета сынаганлыгын хәбәр иткән.

Мәйданга җыелган халык алдында Обама Пхеньянның бу гамәлен хөкем итте һәм халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп Төньяк Кореяны туктату өчен чаралар күрергә чакырды.

"Хәзер халыкара җәмәгатьчелек моңа каты итеп җавап бирергә тиеш. Төньяк Корея янаулар һәм тыелган кораллар белән иминлеккә һәм хөрмәткә беркайчан да ирешеп булмавын аңларга тиеш. Барлык илләр дә ныклы, дөньякүләм тәртип булдыру өчен берләшергә тиеш. Шуңа күрә төньяк кореялар үз юлларын үзгәртсен өчен безгә иңгә-иң торырга кирәк", - диде Обама.

Пхеньян бу ракета галәмгә иярчен алып чыгу өчен очырылды дип тәкърарлый. Әмма АКШ һәм башка илләр фикеренчә, чынлыкта бу еракара ракета технологиясен сынау булган.

Кореяның ракета очыруы Обама чыгышында күтәрелгән дөньядагы атом кораллары куркынычы мәсьәләсенең көнүзәк мәсьәлә булуын күрсәтте.

АКШ җитәкчесе Вашингтон булган атом коралларын бетерү, андый коралларның таралуын туктату, атом матдәләренең террорчылар кулына эләгүенә юл куймау эшендә әйдәүче булырга әзерлеген белдерде.

Атом коралын кулланган бердәнбер ил буларак Кушма Штатлар моңа каршы чара күрергә бурычлы. Без бу эштә үзебез генә уңышка ирешә алмаячакбыз. Әмма без әйдәүче, башлаучы була алабыз. Шуңа күрә бүген мин Американың атом коралларыннан азат дөньяда тынычлык һәм имнлеккә омтылуы турында ачык итеп һәм ышаныч белән әйтә алам", - диде Обама.

Шул максаттан Обама АКШ белән Русиянең стратегик коралларны киметү турында яңа килешү төзиячәген һәм Кушма Штатларның атом сынауларын тыю килешүен имзалыячагын белдерде.

АКШ җитәкчесе шулай ук атом технологияләрен таратмау килешүен көчәйтү өчен халыкара тикшерүчеләрнең хокукларын киңәйтергә чакырды.

Обама Иранны атом программасыннан баш тартырга өндәде һәм Иран баш тармаган очракта Чехия белән Польшада ракета калканы урнаштыру планын гамәлгә ашыру белән янады.

Чехия белән Польша бу ракеталарга каршы калканны үзләрендә урнаштырырга риза булды. Ираннан бу куркыныч дәвам иткәндә без бәя ягыннан үз-үзен аклаучы һәм ышанычлы булган бу ракета калканы системасын урнаштырачакбыз. Әгәр дә Ираннан куркыныч бетсә, безнең иминлегебез артачак һәм Европада ракета калканы урнаштырыру зарурлыгы да булмаячак диде Обама.
XS
SM
MD
LG