Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Пхеньянның ракета сынавын тикшерә


Төньяк Кореяның еракара ракета сынавына җавап бирү өчен БМО Иминлек шурасы бүген гадәттән тыш утырышка җыела.

Киң халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан хөкем ителгән бу гамәлгә багышланган утырышка җыелуна Кушма Штатлар белән Япония таләп итте.

Көньяк Корея президенты сүзчесе бу ракета сынавы җавапсызлык булды һәм ул дөньядагы иминлеккә яный диде.

Кытай белән Русия тынычланырга һәм тыелып торырга чакырды.

АКШ һәм аның беректәшләре айларча Пхеньянны мондый сынаудан тыелырга өндәп килде.

Төньяк Корея бу ракета галәмгә Җир иярчене алып чыкты дип тәкрарлый. АКШ һәм Көньяк Корея галәмгә бернинди иярчен дә алып чыгылмаган ди.
XS
SM
MD
LG