Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Төркиядә


АКШ президенты Барак Обама АКШның ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен әл-Каидәгә каршы сугыш билгеләргә тиеш түгел диде.

АКШ президенты Барак Обама АКШның ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен әл-Каидәгә каршы көрәш билгеләргә тиеш түгел диде.

Төркия парламентында чыгыш ясап Обама АКШның мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләре киеренкеләшкәнлеген таныды. Әмма Кушма Штатлар "исламга каршы сугышмый" диде.

"Мин шулай ук Американың мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләре безнең террорга каршы көрәшебезгә нигезләнмәвен дә ачык итеп әйтергә телим. Без үзара мәнфәгатьләргә һәм үзара хөрмәткә нигезләнгән киңрәк мөнәсәбәтләре булдырырга телибез. Без игътибар белән тыңлаячакбыз, аңлашылмаучанлыкларны бетерәчәкбез һәм уртак нигез табарга тырышачакбыз", - диде Обама.

Обама тагын бер мәртәбә Төркиянең Европа Берлегенә кушылуын яклавы турында әйтте.

Мостафа Кемаль Ататөрк мавзолее


Дүшәмбе көнне башта Анкарада Төркия республикасына нигез салучы Мостафа Кемаль Ататөрк мавзолеенда булганнан соң Обама Төркия президенты Абдулла Гүл белән очрашты.

Обама Гүл белән матбугат очрашуында


Очрашудан соң Гүл белән бергәләп журналистлар алдында чыгыш ясаганда Обама 1915 елда госманлы төрекләренең әрмәннәрне күпләп үтерүен геноцид дип тану кирәклеге турында фикерен үзгәртмәгәнлеген белдерде.

Әмма бу чыгышында ул геноцид сүзен кулланмады. Гүл янына баскан Обама үз карашларының язып алынганлыгын һәм аларның үзгәрмәгәнлеген әйтте.

Төрекләр Обаманың ни әйткәнен бик яхшы аңлады. Узган ел башында, президент сайлау алды көрәше барышында Обама "әрмән геноциды" ул гаепләү, я шәхси фикер, я караш түгел, ә киң документлаштырылган факт дигән белдерү чыгарган иде.

"Мин хәзер игътибар үзәгенә үземнең карашларны түгел, төрек һәм әрмән халыкларының карашларын чыгарырга телим. Әгәр дә алар кыен һәм фаҗигале тарихны үтә алса, минемчә, бар дөнья моны хупларга тиеш", - диде Обама.

Обама шулай ук Гүлнең Төркия белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләрне җайлау эшендә катнашуын хуплады.

Обама белән Эрдоган


Парламенттагы чыгышыннан соң АКШ президенты премьер-министр Рәҗәп Таййип Эрдоган белән дә очрашты.

Анкарадан Обама Цивилизацияләр беректәшлеге форумында катнашу өчен Истанбулга килде.

Якшәмбе көнне Чехия башкаласы Прагадагы чыгышында Обама Европа Берлеген Төркияне әгъза итеп алырга чакырды.

Франция президенты Николя Саркози исә Төркиянең Берлеккә кушылуына каршы булуын белдерде. Германия канцлеры Ангела Меркель Төркиянең Берлектә әгъзалыгы мәсьәләсе ачык сорау булып кала диде.

АКШ рәсмиләре әйтүенчә, Обама НАТОда АКШның беректәше булган Төркия белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга тырышачак.

6 ел элек Анкара Вашингтонның Гыйракка хәрби көчләрне төньяктан Төркия аша кертүне сораган мөрәҗәгатен кире каккач ике ил арасында мөнәсәбәтләр киеренкеләшкән иде.

Җитәкчеләр шулай ук Әфганстандагы вәзгыять, Төркиянең Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне җайлау тырышлыклары, Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру эше турында да сөйләшә.

Бер атна элек җирле сайлауларда абруе бераз төшүе күренгән хакимияттәге АК партия Обаманың Төркиягә килүен уңыш итеп күрсәтергә тели.

XS
SM
MD
LG