Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таныш булыгыз - «Бердәмлек»!


Мәскәүдә тагын бер чын татар яшьләре оешмасы барлыкка килде. «Бердәмлек»яшьләрен татар милләтенә кагылган барлык мәсьәлә дә кызыксындыра.

Мәскәүдә яшьләренең оешмалары елдан ел арта бара. «Шатлык», «Кунак» клублары ял итү өчен оештырылган. «Аргамак» оешмасы хәйрия эшләре белән билгеле. Ә инде «Кардәшлек», «Якташ» оешмалары теге яки бу институт кысаларында оешкан оешмалар буларак билгеле.

Ә менә күптән түгел генә тагын бер өр-яңа оешма барлыкка килгән Мәскәүдә. Алар үзләрен «Бердәмлек» дип атыйлар. Ул оешмага теләсә кайсы институтта укучы, эшләүче керә ала. Чикләүләр юк. Алар һәр атна саен мәдәни үзәкнең китапханәсенә җыелышалар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләргә тырышалар.

Узган атна ахырында оештырылган очрашу китапханә кысаларыннан чыккан иде. «Бердәмлек» оешмасы профессор Абдулхан Әхтәмҗан җитәкчелегендәге галимнәр оешмасын кунакка чакырып, яшьләр алардан «Татар халкы кайдан килеп чыккан» дигән сорауга җавап алырга тырышты.

Профессор Әхтәмҗаннан башка бу очрашуга килгән бактак кына кешеләр чыгыш ясарга омтылды. Ул көнне тамашачы - ягъни ул очрашуны оештырган «Бердәмлек» оешмасы әгъзалары татарлар турындагы чыгышларны йотлыгып тыңладылар, чыгыш ясаучыларны күп төрле сорауларга күмделәр.

Очрашуның икенче бүлегендә «Аһәңле җәмгыять» оешмасы җитәкчесе Вил Гарифуллин да чыгыш ясады. Ул үзенең милли идеясен татар студентлары аудиториясендә тикшерергә ниятләгән, күрәсең. Аның фикеренчә, әгәр дә бар кеше дә югары белем алса, бер-берсе белән тавышка килмичә, гаиләдә ике-өч бала үстереп яшәсә – ул нәтиҗәле муллыкта яшәүче гаилә булачак, андый тормыш илне дә көчле итәчәк һәм халыкның милли идеясе шуңа нигезләнергә тиеш булачак.

Галимнәр белән очрашуны Урал белән Булат исемле - берсе педогогия университетында, икенчесе социаль университетта укучы егетләр оештырган иде. Алар үзләрен исемнәре белән генә таныштырдылар, милләт өчен зуррак эшләр башкарсак фамилиябезне дә әйтербез әле, диделәр. Урал очрашуны татарча, Булат рус телендә алып барды.

Очрашу вакытында бу кадәре чыгышлардан башыгыз буталмадымы, куйган сорауларыгызга кирәкле җаваплар ала алдыгызмы дип сорадык алардан. «Юк, буталмады, безнең өчен барысы да кызык. Без һәр атна мәдәни үзәк китапханәсенә җыелышып та үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап эзлибез. Әле кыш көне шугалакларга да бергәләп йөрдек. Дусларыбыз күбәйте. Яшәү кызыклы булып китте», диделәр Урал белән Булат.

Оешмагыз ничек барлыкка килде дигәнгә Урал: «Без иң башта бер-беребез белән интернет аша таныштык. Аннан соң инде күрешеп сөйләшергә кирәк дигән фикергә килдек. Менә шулай узган ел ахырында җыелыштык та хәзер инде һәр атна мәдәни үзәкнең китапханәсендә очрашабыз», диде.

“Безне татар дөньясына, татар тормышына, татар мәдәниятенә кагылган барлык мәсьәләләр дә кызыксындыра. «Бердәмлек» оешмасына фикердәшләр тупланган”, диделәр егетләр.
XS
SM
MD
LG