Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта шартлау 7 кешене үтерде


Багдадта шыгыйлар мәчете янында бомба шартлап кимендә 7 кешене үтерде, 23 кешене яралады. Гыйрак башкаласында бомба һөҗүмнәре инде рәттән өченче дәвам итә.

Бомба иртән Муса әл-Касыйм мәчетеннән 200 метрда гына шартлаган. Бу шыгыйларның Багъдадтагы төп мәчете.

Дүшәмбе көнне Багъдадның күбрәк шыгыйлар яшәгән өлешләрендә бомбалы 6 машина шартлап кимендә 34 кешене үтерде, 140-лап кешене яралады.
XS
SM
MD
LG