Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американ галәм туристы Җиргә кайтты


Русиянең Союз капсулы галәмнән американ галәм туристы Чарльз Симонины һәм 2 астронавтны Җиргә алып кайтты.

Халыкара галәм станциясеннән чәршәмбе иртән аерылган Союз Казакъстанга төште.

Милләте белән маҗар американ Симоньи Халыкара галәм станциясенә узган атнада барган иде. Бу аның әлеге станциягә икенче сәфәре булды.

Аның белән бергә кайткан АКШ астронавты Майкл Финке һәм Русия космонавты Юрий Лончаков галәм станциячендә ярты ел эшләде.
XS
SM
MD
LG