Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык ЮХИДИ хезмәткәрләренә шикаять итәрме?


Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идәрәсе хезмәткәрләре тарафыннан ришвәт алу очраклары әле дә дәвам итә. Юлларда хәрәкәтне күзәтү җайланмалары күбрәк урнаштырылачак.

Быел Татарстанда юл казаларында 102 кеше үлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 16 кешегә күбрәк.

Республиканың юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәте җитәкчесе Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, 2006 елны башланган федераль программа нигезендә, 2012 елга юл һәлакәтендә үлүчеләрнең санын киметү максаты тора. Шул нисбәттән, ягъни тәртип бозучылар азрак булсын өчен штрафлар күләме дә үсә бара.

“Юл казаларының 80% кагыйдәләрне бозудан килеп чыга”, диде Миңнеханов.

Ләкин штрафларны арттыру гына әлеге мәсьәләне хәл итүе шикле. Киресенчә бу ЮХИДИ хезмәткәрләренең ришвәт алуына китерә.

“Ришвәт алу азая, әмма ул очраклар әле дә бар. Быел бер хезмәткәр хөкем ителде. Халык мондый хәл булганда хәбәр итеп торсын иде. Шуның өчен ышаныч телефоны да бар. Уртак көч белән тәртип урнаштыра алырбыз дип өметләнәм”, диде Миңнеханов.

Юл һәлакәтен күбрәк яңа гына машина йөртә башлаучылар китереп чыгара. Юл йөрү таныклыгын сатып кына алу мәсьәләсе дә әледән-әле күтәрелә. Миңнеханов сүзләренчә, ик-өч ел элек ришвәт алганда бер хезмәткәр тотылган булган.

“Шуннан бирле әле андый хәлләрнең күзәтелгәне юк”, диде Миңнеханов.

Шул ук вакытта машинаның төзеклеген тикшерүне (техосмотр) раслаучы документны алу өчен ришвәт белән тотылучылар булгалый. Мисал өчен Теләчедә берәү хәтта акчаны йотарга мәҗбүр булган. Әмма ашказанын тикшереп аны барыбер ришвәт алуын исбатлаганнар.

Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, 3 апрель көнне Чаллыда ике ЮХИДИ хезмәткәре 12 мең сум ришвәт алуда тотылган. Алар машинаның авырлыгы турында документ тутырмауга килешкән.

Миңнеханов ришвәт алу кими дисә дә, машина йөртүчеләр моңа ышанмый. Алар бары ЮХИДИ хезмәткәрләре саграк була башлады дигән фикердә тора.

Әгәр узган елларда юлларга беренче тапкыр чыгучы машиналар арта барса, быел алар кимегән. Бу икътисади кризис белән аңлатыла.

“Хәзер халык күбрәк яңа түгел, ә тотылган машина ала”, диде Миңнеханов.
XS
SM
MD
LG