Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронин тавышларны яңадан санарга чакыра


Молдова президенты Владимир Воронин якшәмбе көнне үткән парламент сайлауда бирелгән тавышларны тулысынча яңадан санарга чакырды.

Тавыш бирүдән соң Воронниның коммунистлар фиркасенең җиңүе игълан ителгәч бу атнада башкала Кишиневта чуалышлар булып алды.

Воронин бүген тавышларны яңадан санау турында карар чыгаруны сорап рәсми рәвештә Конституцион мәхкамәгә мөрәҗәгать итте.

Бу илдә сәяси тотрыклылыкны һәм тынычлыкны саклау өчен кирәк диде Воронин.

Тавышларны яңадан санау оппозициянең төп таләпләреннән берсе иде.
XS
SM
MD
LG