Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида "Дальавиа" каршылык чарасын уздырды


"Дальавиа" һава ширкәтенең 300ләп хезмәткәре Хабаровскиның үзәк мәйданына чыгып эш хакы бурычларын түләүне таләп итте. Очучылар, стюардессалар һәм техник хезмәткәрләр дәүләтнең чаралар күрмәвенә ризасызлык белдерде.

Эш хакы бурычлары 200 миллион сумнан арткан. "Дальавиа" хезмәткәрләре ярты елдан артык түләүсез эшли.

Узган елның октябрендә "Дальавиа" йөк ташу рөхсәтен югалтты. Ширкәттә бөлгенлек хәле игълан ителгән.

Урам җыенында катнашучылар хөкүмәт һәм Дәүләт думасына мөрәҗәгать кабул итте.
XS
SM
MD
LG