Accessibility links

Бангкокта гадәттәнтыш хәл игълан ителде


Таиланд башкаласы һәм аның тирәсендә хөкүмәткә каршы урам җыеннары сәбәпле гадәттәнтыш хәл игълан ителде.

Каршылык белдерүчеләр җыеннарны оештыручы Арисман Понгруенгронгны иреккә чыгаруны таләп итеп эчке эшләр министрлыгына бәреп керергә тырышкан. Оппозиция – элекке премьер-министр Таксин Шинаватра тарафдарлары хөкүмәтнең урыныннан китүен таләп итә.

Урам җыеннары сәбәпле шимбә көнне Патайя шәһәрендә Көньяк-көнчыгыш Азия илләре җитәкчеләренең саммиты булмый калды.
XS
SM
MD
LG