Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә тавышларны кабат санарга кушты


Ирландиядәге молдованнар сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерә
Ирландиядәге молдованнар сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерә

Молдованың Конституция мәхкәмәсе 5 апрель сайлавыннан тавышларны кабат санарга һәм тавыш бирүчеләр исемлеген тикшерергә дип карар итте.

Молдова башкаласы Кишиневта яңадан каршылык чаралары узды. Анда 5 меңләп кеше катнашты, дип хәбәр ителә. Чарада коммунистларга каршы демократияне яклап шигарьләр булган.

Күзәтүчеләр катнашучыларның күбесе олырак яшьтәге кешеләр иде, дип белдерә.

Урам җыенында чыгыш ясап оппозициядәге либерал-демократик партия башлыгы Влад Филат иминлек көчләрен элекке каршылык чараларында катнашучыларга каршы көч куллануда гаепләп чыкты.

Молдова эчке эшләр министрлыгы кулга алынганнарның исемлеген бәян итте һәм аларга каршу көч куллануны кире какты. 166 кеше җинаять кылуда шикләнелеп кулга алынган, 129 кеше административ тәртип бозуда гаепләнә, диелгән белдерүдә.

5 апрель узган парламент сайлавында күпчелек тавышларны президент Владимир Воронин җитәкчелегендәге коммунистлар фиркасе алды, дип хәбәр ителгән иде. Сайлау комиссиясенең 9 әгъзасенең өчесе сайлау вакытында "җитди канун бозулар булды", дип белдерде.

Молдова Конституция мәхкәмәсе 5 апрель сайлавыннан тавышларны кабат санарга дигән карар чыгарды. Шулай ук тавышларны санау барышында тавыш бирүчеләр исемлеген тикшерү дә булачак, диелгән мәхкәмә карарында.

Урам җыены вакытында яраланган 23 яшьлек оппозиция вәкиле Валерий Бобок вафат булды. Аның ата-аналары улының кулга алынгач кыйналган булуын сөйләде. Милиция егетнең яшьләндерү газыннан үлгәнен хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG