Accessibility links

Молдова: башлана башладымы?


Молдовадагы каршылык чарасы, 12 апрель 2009
Молдовадагы каршылык чарасы, 12 апрель 2009

Молдовада булган каршылык чаралары коммунистларга каршы инкыйлабның башлануын күрсәтә, ди элекке коммунистик илләр белгече Владимир Тисманеану.

Мэриленд университетында хөкүмәт һәм сәясәт бүлеге башлыгы, профессор Владимир Тисманеану Молдовадагы каршылык чаралары алга таба зур үзгәрешләргә китерәргә мөмкин, дип саный.

Молдовада дистәләрчә ел буена коммунистлар фиркасе идарә итте. Белгеч фикеренчә, соңгы 20 елда булган үзгәртеп корулар аркасында, коммунистлар фиркасе дә үзгәрде.

Әмма, илдә элекке елларны сагыну көчле һәм фирка җитәкчесе, ил президенты Воронин элекке коммунист җитәкчеләрнең варисы булып тора, ди профессор Тисманеану.

Президент Воронин үзе дә элекке коммунистларның дәвамчысы булуы турында берничә тапкыр белдергән иде, соңгы вакытларда ул һәм аның тарафдарлары элекке коммунистик мирастан арыну омтылышларына кискен каршы чыгып килде.

Әмма илдә оппозицион хәрәкәтләр оешкан. Владимир Тисманеану фикеренчә, алар рухи яктан Көнчыгыш Европадагы 1989 елгы либераль инкыйлабларга килеп тоташа.

20 ел узганнан соң, анти-коммунизм агымын Молдовада да күрәбез, ди галим. Бу хәрәкәтләрнең төп нигезен һәр кешенең, һәр ватандашның хокукларын яклау идеаллары тәшкил итә.

Кишиневтагы урам җыены, 8 апрель 2009 ел
Молдовадагы соңгы каршылык чаралары, коммунизга каршы хәрәкәтнең чыннан да оешуына ышанычлы дәлил булды. Демонстрациячеләрнең урам җыеннары, шигарьләре, сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерүләре аларның элекке сәясәтне үзгәртергә теләгәнен күрсәтте, ди Тисманеану.

Президент Воронинның Молдовадагы каршылык чараларына күпләп кулга алу, мәгълүмат таратуны чикләү, илнең чикләрен ябу белән җавап бирүе, аның сталинист асылын күрсәтә, ди шушы белгеч.

Шулай ук, бу күзәтүченең фикеренчә, Молдовадагы чуалышлар иделогиягә каршы юнәлтелгән инкыйлаблар рәтеннән. Соңгы көннәрдә Молдовада барлыкка килгән Анти-коммунизм форумы да моны күрсәтә.

Анти-коммунист хәрәкәтнең киләчәге нинди булыр? Бу сорауга Владимир Тисманеану, бу аның ни рәвешле оешуена бәйле, дип җавап бирә.

Бу каршылык чараларын “социаль хәрәкәт” дип әйтеп була. Галим Тисманеану, яңа гына оешкан Анти-коммунист форум берләшмәсеннән демократик, либераль, яшьләр яклы сәяси фиркаләр үсеп чыгачак, дип фаразлый.

Кишиневтагы протестчылар совет иле һәм ялган сөйләүче ике йөзле идеологиягә каршылык белдерер өчен урамга чыкты, дигән фикердә тора галим.

Элекке коммунистик илләрне өйрәнүче профессор Тисманеану, протест чаралары дәвам итәчәк, дип фаразлый. Молотов-Ребентроп пактының 70 еллыгы оппозициянең каршылык чаралары өчен уңай сәбәп була ала, ди ул.
XS
SM
MD
LG