Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран: "Атом программасының максаты тыныч"


Иран президентлыгына намзәт Мир Хөсәен Мусәви президент булып сайланган очракта, илнең атом программасын дәвам иттерәчәген белдерде. Financial Times газетасына биргән әңгәмәсендә Мусәви, Иранда беркем дә көнбатышның уран баету программасын туктату тәкъдимен кабул итмәячәк, дип белдерде.

Көнбатышның борчылуына җавап итеп Мусәви, үзе президентлыкка сайланган очракта, Иран атом программасының атом кораллануга таба тайпылуына юл бирмәячәген әйтте.

1980 елларда Иран премьеры булып эшләгән Мусәвинең июнь аенда булачак президент сайлавында Әхмәдиниҗатка төп көндәш булачагы турында фаразлар бар.

Көнбатыш Иранны атом технелогиясен корал җитештерү максатыда куллануда гаепли. Иран исә атом энергиясен тыныч максатларда - электр җитештерүдә кулланачагын алга сөрә.
XS
SM
MD
LG