Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан президенты Мәскәүгә килә


Бүген кич Мәскәүгә Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев килә. Җомга көнне Русия президенты Дмитрий Медведев белән булачак очрашуда сүз газ өлкәсендә хезмәттәшлек, Көньяк Кавказ һәм Таулы Карабахтагы вазгыять, Каспий диңгезе байлыкларына хокуклар кебек мәсьәләләр турында барачак.

Бүгенге көндә азәри газын Русиягә куу турында сөйләшүләр бара. "Русиянең бу мәсьәләдә бер нинди дә сәяси ниятләре юк, хезмәттәшлек базар мәнфәгатьләренә нигезләнеп корыла", диде Русиянең Бакудагы илчесе Владимир Дорохин.

Илче сүзләренә караганда, Русия Азәрбайҗанның Набукко проектыннан чыгуын таләп итми.
XS
SM
MD
LG