Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча укы да, урысча имтихан бир


Быел татар мәктәпләрен тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханын бары урысча гына бирә алачак. Әлеге хәлне үзгәртү өчен ата-аналар Мәскәүдәге мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр.

Казанның 2нче татар гимназиясендәге бер укучының ата-анасы Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирү белән килешмичә Русия югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Пәнҗешәмбе аның беренче утырышы узды, икенчесе – 21 апрельгә билгеләнгән.

Беренче утырышның ничек узуы турында әлегә төгәл мәгълүмат билгеле түгел, әмма аның уңышка ирешәчәгенә күпләр шикләнеп карый. Чөнки бу Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенконың боерыгын кире кагу булачак.

Әмма Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, алар ата-аналарның мөрәҗәгате дөрес дип саный.

“Әгәр бала 11 ел буе үз ана телендә укыган икән, ул имтиханда урыс телендә белем алучылар белән бер үк шартларга куела алмый. Аңа биремнәрне тәрҗемә итәргә, урыс телендәге мәгълүматны эшкәртү өчен вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә бу вәзгыятькә ниндидер үзгәреш кертелергә тиеш. Без бу фикерне Русия Дәүләт Думасында да җиткердек. Әлеге юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәчәкбез, балаларга кирәкле ярдәм биреләчәк. Без әлеге карарны дөрес түгел дип саныйбыз: монда Русия гражданнарының имтиханнарны туган телдә тапшыру мөмкинлеге чикләнә”, диде Мостафин “Татмедиа”да узган матбугат очрашуында.

Шулай итеп, быелдан мәктәпләрдә ана телендә бары татар теле һәм әдәбиятны гына тапшырып булачак.

Мостафин сүзләренчә, югары уку йортлары белән татар теле һәм әдәбияты буенча мәсьәлә хәл ителгән.

“Барлык педагогик юнәлештә белем бирә торган югары уку йортлары, Казан дәүләт университеты үзләренең татар теле һәм әдәбияты кулланыла торган факультетларына, белгечлекләренә Бердәм дәүләт имтиханы сертификаты белән балаларны кабул итәчәк”, диде ул.

Шулай итеп, болай да авырлык белән укучыларны җыйган татар сыйныфлары өчен тагын “кара” көннәр җитә. Имтиханны урысча бирдертү гадәте кереп китсә, ата-аналар балаларын татар мәктәпләренә бирүдән баш тартачагы көн кебек ачык.

Мостафин әйтүенчә, 2010 елга кадәр мәктәпкә кергән балалар әле элекке стандартлар белән белем алачак.

“Укучыларны яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча 1 нче сыйныфка укырга кабул итү 2010 елдан башланачак, яңа стандартларга акрынлап күчәчәкбез”, диде ул.

Хәзерге вакытта мәдәни, милли һәм төбәк үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш булган стандарт нигезендә, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Русия Дәүләт Думасының мәгариф комитеты белән берлектә эш алып барыла.
XS
SM
MD
LG