Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочи хакиме урыны өчен көрәш кыза


Краснодар – Краснодар крае мәхкәмәсе "Гадел Русия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Виктор Курпитко шикаятен тикшерә.

Курпитко Сочи хакиме урынына намзәт буларак теркәлгән иде. Әмма сайлау комиссиясе мәхкәмә карары нигезендә аны исемлектән сызып ташлады.

Намзәтләр исемлегендә хәзер 6 кеше. Алар арасында Борис Немцов, мэр вазыйфасын башкаручы Анатолий Пахомов, ЛДПР, коммунистлар партиясе вәкилләре һәм ике эшкуар.

Сайлау киләсе якшәмбе 26 апрельдә үтә.
XS
SM
MD
LG