Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль сараенда татар җыры яңгырады


Мәскәүдә Кремльнең корылтайлар сараенда татар эстрадасы концерты узды.

Кремль сараена хас булган тамаша хакында Мәскәүдә рәтле реклама булмаса да, концертка каршы реклам беренче көннән үк ишетелә башлады. Имеш, концерта катнашачак җырчылар килми икән, ул концерт юньле булмый икән.

Мәскәүнең урам баганаларына гына ябыштырылган кечкенә кәгазь кисәкләрендәге рекламга карамый, билет алучылар Кремль сараенда булачак концертны горурланып көтте. Чөнки бу тарихи тамаша, тулысы белән татар эстрадасы булган концерт программасының бу сарайда узганы юк иде.

Ә инде рекламның булмавын да аңлатырга була. Кризис! Рекламга акча күп кирәк. Кеше алдында оятка калмыйк, билетлар сатылсын, 5 мең кеше сыйдырышлы зал тулсын дип тамашачылар рекламны үзе ясады.

Кремль сараенда ул көнне аншлаг булмаса да, залның яртысыннан күбрәге тулган иде. Чынлап та вәгъдә ителгән җырчылардан концертта барысы да катнашты дип әйтергә була, бары тик Салават Фатхетдинов кына килмәгән булып чыкты. Хәтта Уфадан- Фидан Гафаров, Айдар Галимов та килеп җиткән иделәр.

Ә инде концерт үзе тамашачыларда каршылыклы фикерләр тудырган. Кемгәдер концерт бик ошаган, ә кемдер татар эстардасы концерты Кремль сараенда болай үтәргә тиеш түгел дип саный. 5 мең кеше сыйдырышлы залда хәзерге заманда экран куялар, ә биредә бернинди экран да, бизәлеш тә юк иде шул. Алып баручылар – Искәндәр Хәйруллин белән Гөлназ Сәфәрованың русчалы- татарчалы алып баруы да кемгәдер бик ошаган, ә кемдер аны зәвыксызлыкның бер төре дип атады.


Ул концертның сценариен кем язгандыр билгеле түгел, ә менә режиссеры булмаганлыгы әйтмәсәләр дә сизелде. Чөнки һәр артист үзенчә чыгып, үзен-үзе тәкъдим итте. Бары тик ИлҺам Шакировны җырына кадәр күтәреп диярлек алсалар, Филүс Каһировны җырыннан соң да озаклап алкышладылар.

Илһам Шакировка җырламаса да була иде. Ул сәхнәгә чыгуга халык аны аяк өсте торып озак кына вакыт алкышлады. Җырчының: «Нигә кул чабасыз, әле җырламадым бит, бәлки кул чабарлык та җырламам» дигән сүзләре халыкны очындырып кына җибәрде.

Бу минутларда тамашачы татар эстрадасы белән дә, татар җырчыларының Кремль сараендагы чыгышлары белән дә бик горур иде. Ләкин шул ук вакытта шундый җырчылар белән менә дигән программа әзерләп була иде дигән аяныч та калды күңелләрдә. Кайсыдыр бер тамашачы, мондый җирләрдә чыгыш ясаганда чараны хөкүмәт исеменнән оештырырга кирәк. “Акча тапкан теләсә кем шундый пешмәгән тамашалар оештырып, Кремль сараеннан да авыл клубы ясый ала икән”, диде.
XS
SM
MD
LG