Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татар яшьләре вәкиллектә булды


«Кардәшлек» оешмасы яшьләренең бер төркеме Татарстанның Русиядәге вәкиллегендә булды. Монда алар вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллинга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.

Мәскәүдә берничә татар яшьләренең оешмалары бар, алар эшли дип әйтергә була. Күп кенә югары уку йортларында оешып киткән «Кардәшлек», «Якташ», «Мирас», «Дуслык», «Бердәмлек» һәм башка оешмалар. Хәзер инде бергәләшеп очрашып төрле чаралар уздыралар. Узган атнада шул оешмалар катнашында мәдәни үзәктә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дигән темага үткеннәр һәм зирәкләр очрашуы да узган.

Иң беренче булып студент татар яшьләре оешмасы «Халыклар дуслыгы» институтында оешып киткән иде. «Кардәшлек» дип аталган ул оешманың оешуына да тугыз ел вакыт үткән икән. Аның беренче җитәкчесе булган Азат Гәлләмшин хәзер инде институтны тәмамлап, аспирантурада укый. Шулай да «Кардәшлек» белән араларны өзми икән.

Бүгенге көндә «Кардәшлек»не Рамил Миркасыймов җитәкли. Ул үзе тумышы белән Алабугадан. Узган атна ахырында «Кардәшлек» оешмасына кергән яшьләрнең бер төркеме вәкиллектә булып вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллин белән очрашты. Очрашуда яшьләр үзләрен кызызксындырган сорауларга җавап табып, Татарстан һәм татар халкының киләчәге турында фикер алышты.

Яшьләрне вәкиллектә күп төрле нәрсә кызызксындырды. Әйтик, Рамил Миркасыймов: «Русия каршында татарларның уңышлары бик күп: спортта да, башка яктан да. Нигә соң татарларга мөнәсәбәт бик гадел түгел? Менә миңа берәү тиздән татарлар бетәчәк, татарларның «т» хәрефе генә калачак, сез ничек уйлыйсыз?», дигән сорау бирде.

Алмаз Фәйзуллин исә моңа каршы, Русиядә демократия, федерализм булса, ул мөнәсәбәт үзгәрер, татар яшәр дип җавап бирде.

Без исә үз чиратыбызда Рамилдән татардан «т» хәрефе генә калачак дигән кешегә, үзең нәрсә дип җавап бирдең дип сорадык. «Ул вакытта аның әйткән сүзләренә каным кызды. Юньләп җавап та бирә алмадым. Хәзер инде безнең барлык эшләребез дә татарлыкны булдыруга юнәлтелгән. Татарча аралашу гына түгел, гореф гадәтләребезне саклау да, халкыбызча яшәү рәвеше дә ул бит татарлыкны саклау булып тора», диде.

Без очрашуда катнашкан кызларга да мөрәҗәгатъ итеп, оешмадагы эшчәнлекләре турында сораштык. Гүзәл белән Элвина «Кардәшлек» оешмасы җитәкчеләре Рамил Миркасыймов белән Азат Гәлләмшинның сеңелләре булып чыктылар.

«Абыйлар безне Мәскәүгә алып килде. Без алар тәкъдиме белән биредә укырга кердек. Бергә-бергә аралашабыз. Без бик бәхетле, безнең үз телебездә аралашу, үзебезнең татар кызлары егетләре белән дуслашу мөмкинлеге бар Мәскәүдә», диделәр алар.
XS
SM
MD
LG