Accessibility links

Кайнар хәбәр

Этно модельерлар Казанга җыела


Узган елгы "Бөтиләр" бәйрәменнән
Узган елгы "Бөтиләр" бәйрәменнән

“ЭтноДар” дип аталган бәйге 25 апрельдә УНИКС концертлар залында узачак. Оештыручылар бу чарага яшьләр күп килер дип өметләнә.

“Бөтиләр. Гадәтләр һәм замана”, ягъни “Обережье. Традиции и современность” дип аталган фестивальне оештыручыларның берсе Руфия Мөхәммәдиева әйтүенчә, яшьләрнең күбесе попса һәм авыр көйләрдән арган, күңел кылларын чиртә торганга тартылу башланган. Өс киемнәрендә дә алар ниндидер яңалыкка омтыла.

Руфия Мөхәммәдиева
“Яшьләр бүген әби-бабай, әти-әниләренең ничек яшәве белән ныклап кызксына башлады. Җиде буыныңны белмәсәң - киләчәгең юк, дип дөрес әйтәләр бит”, ди Мөхәммәдиева. Аның сүзләренчә, Казанда югары уку йортларында укучылар да бу чарага киләбез, дип шау бетә икән…

Әлеге фестиваль көнне концертлар залында этник көй-моңнардан торган концерт та күрсәтеләчәк. Теләгәннәр халык уен коралларында уйнап карый ала. Оештыручылар шулай ук бию өйрәнергә теләүчеләр, кул эшләре, халык иҗаты сәнгате белән кызыксынучылар да табылыр дип өметләнә.

Чараны Идел буенда яшәүче яшь модельерлар башлый. Алар Идел буе халыкларының милли үзенчәлекләрен саклап тегелгән заманча киемнәрне күрсәтәчәк.

“Ул киемнәрдә кызлар ярым шәрә түгел. Әмма барсы да заманча, модалы һәм бүгенге көн киемнәре”, ди Мөхәммәдиева.

Бу фестивальне оештыруның башында Русиянең федераль милли-мәдәни мохтарияте тора. Мөхәммәдиева әйтүенчә, бу бәйгене үткәрү проекты Русия Җәмәгать пулаты каршындагы иҗтимагый Дәүләт клубы грантын откан.

“Бөтиләр” дигән этнофестиваль моңа кадәр Казанда ике тапкыр үткәрелгән булган инде. Шулай итеп, Мөхәммәдиева сүзләренчә, быел ике чара бер фестиваль булып узачак. Этнофестивальгә яшь модельерлар бәйгесе дә кушыла.
XS
SM
MD
LG