Косово президенты Фатмир Сейдиу БМОның Косоводагы идарәсен туктатуны сорады.
Косово БМО Иминлек Шурасының 1999 елгы резолюциясе нигезендә рәсми рәвештә әле дә БМО идарәсендә яши.
Сейдиу БМО идарәчесе Ламберто Занниер белән очрашудан соң чыгыш ясап НАТО көчләре Косоводан серб хәрбиләрен бәреп чыгарнаннан соң БМО идарәсенең 10 еллык эшен зурлады. Әмма ул "хәзер без бу идарәне уңышлы рәвештә ябарга вакыт җитте дип исәплибез", - диде.
Косово 2008-нең февралендә бәйсезлек игълан итте һәм аны 58 ил, шул исәптән Европа Берлегенең күпчелек илләре һәм АКШ та таныды.
Сербия һәм аның беректәше Русия Косово бәйсезлеген беркайчан да танымаячакларын белдерә.
Косовода иминлекне 15 мең НАТО хәрбие һәм 2 мең Европа Берлеге полиция хезмәткәрләре саклый.