Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта 2 шартлау 70 кешене үтерде


Гыйракта ике шартлау кимендә 70 кешене үтерде.

Багдадтан төньяк-көнчыгыштагы Мукдадия шәһәрендә интихарчы бер ресторанда бомба шартлатып кимендә 45 кешене үтерде, 55-не яралады.

Ресторанда шыгыйларның Багдадтан көньяктагы изге шәһәре Кербалага баручы ираннар күп булган.

Багъдадның көньяк-көнчыгышында икенче бер интихарчы полиция кизүе янында бомба шартлатып тагын 28 кешене үтерде. Корбаннар арасында балалар да бар.

Гыйрак полициясе нык эзләнгән әл-Каидә җитәкчеләренең берсе Әбү Гомәр әл-Багдадиның тотылуын игълан итте.

Әл-Багъдади әл-Каидәнең Гыйрак бүлеген җитәкли.
XS
SM
MD
LG