Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабери Тәһран төрмәсендә ачлык игълан иткән


Тәһран – Чыгышы белән иранлы американ журналисты Роксана Сабери Тәһран төрмәсендә ачлык игълан иткән.

Бу турыда аның әтисе Риза Сабери хәбәр итте. Риза сүзләренчә, бүген ачлыкның 5-нче көне. Бу гамәле белән Роксана Иран мәхкәмәсе карарына протест белдерә.

31 яшьлек журналист американ мәгълүмат чараларының Ирандагы хәбәрчесе булып эшләгән. Күптән түгел ул Америка файдасына күзләүдә гаепләнеп 8 ел төрмәгә хөкем ителде.

Хокук яклау оешмалары аны иреккә чыгарырга таләп итә.
XS
SM
MD
LG