Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бахмина иреккә чыкты


ЮКОСның элекке юристы Светлана Бахмина иреккә чыкты. 21 апрельдә мәхкәмә аны вакытыннан элек шартлы рәвештә иреккә чыгару турында карар кабул итте.

Өч бала анасы Светлана Бахмина финанс җинаятьләрдә гаепләнеп 6 ел ярымга хөкем ителгән иде. Җәзаның яртысыннан артыгын утырып ул иреккә чыкты. Бахминаны иреккә чыгаруны таләп итеп мөрәҗәгатькә 100 меңнән артык кеше кул куйды. Ике тапкыр аны чыгару таләбе кире кагылды.
XS
SM
MD
LG