Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә милиция башлыклары эштән алынды


Русия президенты Дмитрий Медведев фәрманы нигезендә Мәскәүнең көньяк бистәсенең эчке эшләр идарәсе башлыгы генерал-майор Виктор Агеев эшеннән алынган. Эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев Агеевның өч урынбасарының да эштән алынуы турында хәбәр итте.

Бу гамәлләр якшәмбедән душәмбегә каршы төндә "Царицино" эчке эшләр бүлеге башлыгы Денис Евсюковның кибеттә ут ачып 3 кеше атып үтерүе, 6 кешене яралавы белән бәйле. "Царицино" идарәсе Мәскәүнең көньяк бистәсенә керә.

Евсюков эшен тикшерүне Нургалиев үзе контроль итүен белдерде.

Милиция хезмәткәре Евсюков сак астына алынган. Дүшәмбе мәхкәмә аны кулга алу турында карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG