Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа каршылык чараларына әзерләнә


Бу атна башыннан Уфада иминлек чаралары көчәйтелүе сизелде.

Аеруча башкаланың үзәк урамнары кисешкән урыннарда, зур мәйданнар янында милиция хезмәткәрләре саны бермә-бер артты. Күп җирдә милиция машиналары шулай ук, бер-бер хәл булса дигән уйдан чыгыптыр инде, сакка куелган.

Моны күпләр, һәр елдагыча, 1 май бәйрәмнәре җитү белән бәйләп аңлата. Әмма монда башка сәбәпләр булуы да мәгълүм. Беренчедән, 1 майга республиканың Берләшкән оппозициясе бик колачлы урам җыены оештырырга җыенса, икенчедән, башкорт милли оешмалары да үз чараларын үткәрергә ниятли. Алар, берничә көн элек төрмәгә ябылган башкорт журналисты Айрат Дилмөхәмәтовны яклап, чәршәмбе көннән пикетлар, митинглар оештырачакларын белдерде. Бу эшкә алар башка җәмәгатьчелек оешмаларын да җәлеп итәчәген әйтә. Хәтта каршылык чарасының урынын да билгеләгән инде алар - Уфаның иң үзәгендәге Нефтьчеләр мәдәният сарае каршындагы мәйдан.

Менә шундый хәлләр көтелгәнгәдер инде, иминлек чаралары да арттырылды бу көннәрдә Уфада. Атна башыннан ук башкалада республика Берләшкән оппозициясенең үз урам җыенына чакырып язган мөрәҗәгатьнамәсе дә таратылды. Йортлардагы почта тартмалары, кибетләр, күңел ачу үзәкләре һәм халык күп була торган башка биналар тулды ул чакыру кәгазьләре белән.

Ул чакыруда әле яңа гына Мәскәүгә сатылган Башкортстан ягулык-энергетика тармагы акчаларының кайда булуын рәсми хакимиятләрдән, аерым алганда Мортаза Рәхимовтан таптыру да, башка төрле кискен таләпләр дә язылган. Шушы ук мөрәҗәгатьтә урам җыенында кабул ителәчәк карарларның өлгесе дә басылган. Ул карар соңыннан Русия президентына һәм пермьер-министрына да юлланачак, дип әйтелә.

Республика Берләшкән оппозициясе идарәсе башлыгы Рамил Бигнов әйтүенчә, урам җыены алдан уйланганча барып чыгарга тиеш. Шулай да аны үткәртмәс өчен, хакимиятләрнең теләсә нинди адымга баруы да ихтимал, ди ул.

Элегрәк тә Уфада “Мәйдан” гәзите мөхәррире Айрат Дилмөхәмәтов мәхкәмә залында ук кулга алынып, төрмәгә утыртылган иде. Аны хакимиятләргә каршы чыгышларда гаеплиләр. Әле Айрат Дилмөхәмәтовның июнь аена кадәр тикшерү бүлегендә калдырылачагы әйтелде. Башкорт оешмалары һәм кайбер кеше хокукларын яклаучылар, аны иреккә чыгаруны таләп итеп, дүшәмбе көнне Уфада прокуратура каршында пикет оештырды.

Шунда ук Айрат Дилмөхәмәтовны яклап алдагы көннәрдә дә каршылык чаралары оештырылачагы хакында да әйтелде. Әгәр ниндидер үзгәреш булмаса, бу чараның берсе – ачлык игълан итү, чәршәмбе көнне үк, Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сарае каршында башланырга мөмкин.

Шулай итеп, Башкортстанда сәяси-иҗтимагый активлык арта бара. Моңа күрәсең, көннәрнең дә җылына баруы сәбәпчедер. Ни дисәң дә, җылыда урамнарда ризасызлык күрсәтү күпкә рәхәтрәктер ул.
XS
SM
MD
LG