Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыев икенче мөддәткә намзәт итеп билгеләнде


Кыргызстанда хакимияттәге "Ак юл" партиясе 23 июльдә уздыралачак президент сайлавында президент Курманбәк Бакыевны намзәт итеп күрсәтәчәген әйтте.

Беренче президентлык мөддәте тәмамланып килгән Бакыев партиянең бу тәкъдимен хуплады. Намзәт өчен тавыш бирүләр тәмамланганнан соң, Бакыев кыргыз ватандашларының тормышын яхшыртуны максат иткән президентлкык вазифасын башкару өчен партия тәкъдимен кабул итеп, сайлауда теләп катнашачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG