Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда тынычлык бозыла


Пакстан хөкүмәте белән Талибан арасында 2 ай элек имзаланган тынычлык килешүе шартлар үтәлмәгән өчен, хәзер ике яклап бозылырга мөмкин.

Исламабад хөкүмәте, сват үзәнлегендә террорчылыкны туктату максатында Талибан белән "Солых килешүе" имзалаган иде. Килешү нигезендә Талибан ут коралларын ташларга, ә Пакстан хакимияте Талибан тәэсире булган җирләрдә шәригать кануннарының үтәлүенә рөхсәт бирергә тиеш иде.

Әлеге килешу көнбатыш рәсмиләре тарафыннан тәнкыйтьләнсә дә, хакимият Пакстанда тынычлыкны урнаштыру өчен бу адымны кирәкле булуын белдереп, Талибан таләпләре белән килешкән иде. Ләкин илнең төньяк-көнбатышында Әфганстан чигендәге сват үзәнлегендә тынычлык урнашмады. Сват төбәкләрендә сугышчылар һөҗүмнәре дәвам итә.

Пакстан хәрбиләре исә сугышчыларның башкала Исламабадка якынаювын туктату өчен башлаган хәрби чараларын ныгытты.

Пакстан хәрби үзәге кичә ясаган рәсми белдерүендә, Талибан сугышчыларының Сват үзәнлеге алып барган чаралар белән “Солых килешүе”нә каршы чыгуын әйтелә.

Талибан килешүне бозды

Кичә Пакстан хәрбиләре Талибанны туктату өчен Мингорада хәрби чаралар башлады. Чыккан бәрелешләрдә бер хәрбинең үтерелүе, берсенең авыр яралануы хәбәр ителә.

Бәрелешләр турында хәбәрләр килеп торганда, үзен Талибан сүзчесе дип таныткан Муслим Хан, “Солых килешүе”нең бозылуын әйтте.

Шул ук вакытта килешүне бозуда мөһим роль уйнаган Талибан вәкиле Мәүлана Суфи, Мәләкәнд шәһәрендә югары шәригать мәхкәмәсе төзелү хәбәрен кире какты.

Килешү бозылу белән, белгечләр хәзер Талибанның җәелү сәясәтен арттырачагы турында фаразлый.

Хәзер күзләр сват үзәнлегендәге мөһим нокталарга төбәлде. Талибан хәрәкәтен туктату өчен башланган хәрби чараларда 80 сугышчының үтерелүе хәбәр ителә.

Илнең хәрби рәсмиләреннән генерал Тарик Хан ясаган белдерүендә, Буннергә барган юлларның сугышчылардан азат ителүен әйтте..

Шул ук вакытта Талибан белән Пакстан хәрбиләре арасында барган бәрелешләрдә иң күп зыянны җирле халык күрде. Дир һәм Бунерда бәрелешләр башлану белән, мондагы 50 мең кеше өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG