Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиста могҗизага ышану арта


Икътисадый, социаль кризис вакытында ахырзаман мөмкинлеге турында сүзләр ешая Психологлар фикеренчә, халык шул рәвешле көндәлек мәшәкатьләрдән, чынбарлыктан качырга тели.

Бу көннәрдә күп кенә мәгълүмат чараларында янә дөнья бетүе турында хәбәр таралды. Хәзер Майя күрәзәчеләре аны 2012 елның 21 декаберендә булачак ди. Искә төшерик, кайберәүләр ахырзаманны 2000, 2005 елда була икән дип вәгъдә иткән иде инде. Бу фаразлар чынга ашмады. Майя календаре буенча 2012 елның 21 декаберендә бишенче кояш яктыртмый башлап, җир үз урыныннан кузгалачак та җирдәге кешеләр үлеп бетәчәк. Әмма моны астрологлар дөньяның бетүе дими, ә кабаттан тууы ди. “Коръән”дә әйтелгән кыямәт көне турында исә, Майя фаразларында искә алынмый.

Ахырзаман турында имеш-мимешләр еш булып торса да, социологик тикшерүләр күпләрнең моңа ышанмавын күрсәтә. Психологлар исә, могҗизага өмет баглауны әлеге дә баягы кризиска бәйли. Алар фикеренчә, кризис сәбәпле зур бурычларга керүчеләр дә еш кына могҗизага ышана, җиңел юл белән акча табарга тырыша.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре сүзләренчә соңгы арада бу сәбәпле җинаять очраклары да ешайган. Моңа мисал итеп, хокук саклаучылар “УРСА банк” җитәкчесе урынбасары Виталий Серновның эшен искә ала. Шушы көннәрдә Совет районы мәхкәмәсе аңа карата җәза чыгарды. Сернов эш урыныннан файдаланып банктан 2 миллионга якын акча урлауда гаепләнә. Тикшерү эшеннән күренгәнчә, бу акчаларны банк кассирыннан ул кредитын каплар өчен алып торган. Әмма соңыннан бурычын кайтармаган. Чынлыкта исә, Сернов казинода уңышка ирешеп, зур акчалар отам дип, барлык акчасын уенда оттырып барган. 2009 елның башында банк үзенең хезмәткәре белән килешүне өзә. Серновны зур күләмдә урлауда гаепләгәннәр. Мәхкәмә, аңа ике ел ярым төрмә җәзасын бирде. Моннан тыш гаепләнүче банкка 2 миллион сумга якын бурычын да кайтарырга тиеш.
XS
SM
MD
LG