Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңү көненә фатирлар һәм машиналар таратылды


Бу көннәрдә Башкортстанда барлык сәяси-иҗтимагый вакыйгалар диярлек икенче дөнья сугышында җиңүнең 64 еллыгына багышлап оештырылган чаралар тирәсендә бара.

8 май көнне Уфада республика күләмендәге зур бәйрәм чарасы – тантаналы җыелыш һәм концерт Уфадагы Конгресс-холл бинасында үтте. Анда республиканың югары җитәкчелеге дә катнашты һәм сугыш, тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады, бүләкләр өләште.
Башкортстанда Җиңүгә багышланган чаралар бу атна башында ук башланган иде. Ветераннарга җиңел машиналар һәм фатирлар ачкычлары тапшырылды. Бик өлкән яшьтә генә булса да үз фатирларына ия булучы өлкәннәр шатлыкларын яшерми.

Җиңү бәйрәменең иң югары ноктасы, һәр елдагыча, 9 майга туры килә. Уфада бу бәйрәм чаралары быел да иртәнге якта Җиңү паркында башлана. Анда республиканың барлык югары җитәкчеләре киләчәге мәгълүм. Алар башта Александар Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллинның һәйкәлләренә һәм татар халкының батыр улы, ике тапкыр Советлар Союзы каһарманы Муса Гәрәевның каберенә чәчкәләр сала һәм ветераннарны котлау тантанасында катнашачак.

Җиңү паркындагы бәйрәм киң колачлы үтәчәк, дип вәгъдә итә аны оештырыучылар. Берничә урында сәнгать осталарының мәдәни програмы барса, башка бер урында солдат кухнясы эшләячәк, бирегә килүчеләрне солдат боткасы һәм ветераннарны “фронтовой” 100 грамм белән дә сыйлау каралган.

Көн дәвамында бәйрәм чаралары Уфаның барлык районнарында, паркларында һәм зур мәйданнарында дәвам итә. Кичен исә Уфаның Мәҗит Гафури паркы янында бәйрәм салюты да була.
XS
SM
MD
LG