Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роза Корбан: "Идел-Урал pус золымы астында"


Милли китапханәләр үзәге һәм “Төрек учаклары” ("Türk Ocakları") оешмасы җомга көнне Әнкарада "Үткәннән бүгенгәчә Идел-Урал төбәгендәге кеше хокуклары һәм демократия" исемле җыелыш үткәрде. Анда Әнкарада яшәүче сөргендәге Татар милли мәҗлесе әгъзасы Роза Корбан да чыгыш ясады. Ул Идел-Уралдагы төркиләрнең гасырлар буена рус золымы астында изелүен әйтте.

Аерым алганда, ул Идел-Урал халкының мәдәнияте үсештә булуы, ләкин аларның гасырлар дәвамында һөҗүм һәм басымнарга дучар булуына басым ясады.

"Татар халкы Русия басымы һәм ассимиляция сәясәте астында яшәсә дә, үз милли йөзен саклап кала алды", диде Роза Корбан.

Татар халкына каршы басымнарның дәвам итүен искәртеп, Корбан моңа мисаллар да китерде. "Мәктәпләрдә имтиханнарны рус телендә бирдертү, ата-ана рөхсәтеннән башка, бала тудыру йортларында сабыйларны христианлаштырырга тырышлыклары", дид ул.

"Türk Ocakları" башлыгы Нури Гүнгөр, татар башкаласы булган Казанның меңъеллык бәйрәме Русия хакимияте тарафыннан күз буяр өчен генә оештырылуын, аның максатының ихлас булмавын әйтте.
XS
SM
MD
LG