Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы таксистлары Ижау урамнарын яулый


Маршрут таксилары Чаллы урамнарында сыеша алмагач, Ижауны яуларга киткән. Ижауның транспорт хуҗалыгы чаллылар килүдән шактый зыян күргән.

Чаллыда маршрут таксилары узган елның сентябрь аенда күренә башлады. Алар хакимият тарафыннан билгеләнгән автобуслар, хәтта трамвай маршрутлары буйлап хәрәкәт итә. Кризис чорында туган бу күренешкә шушы маршрут автобуслары хуҗалары беркадәр каршылык акцияләре уздырып карады. Нәтиҗә булмады.

Автобуслар юлыннан йөрүче җиңел машиналар саны кимү түгел, арту ягына барды. Алар Чаллы урамнарына сыймый башлагач, Бөгелмәдә дә йөри башлаганнар. Мәскәүдә чыга торган бер газет Ижаудагы автобус тукталышларында Чаллыдан килгән маршрут таксиларының күбәювен хәбәр иткән иде.

Чаллы таксилары 1-0нчы санлы троллейбус юлын да яулап алган. Газета шунысын да бәян итә, Ижауның транспорт хуҗалыгы чаллылар килүдән шактый зыян күргән. Хәзер Ижауда да, Чаллыда да кризис тудырган таксистларга чара күрү гамәлләре эшләнә. Мондый маршрут таксиларының эшчәнлеге канун кысаларына сыямы?
Рәшит Закиров


Чаллы транспорт идарәсе баш белгече Рәшит Закиров бу сорауга: “Мондый таксилар Русия кануннарры, кагыйдәләре нигезендә эшләргә тиеш. Пассажир ташуда кагыйдәләр күп. Монда машинаның төзеклеге, пассажир куркынычсызлыгы,тиешле салым түләү һ. б. керә. Күзәтүче органнар 15 майдан соң бу эшне башлап җибәрәчәк”, дип ьавап бирде.

Рәшит Закиров маршрут таксиларын бөтенләй бетерү ягында түгел, тиешле тукталыш урыннары булдырып, эшне канун кысаларында оештыру зарур, дигән фикердә тора. 207-нче маршрут автобуслары юлыннан йөргән “Социаль такси” дип аталган машина хуҗалары фикерен белешергә булдык. Алар исемнәрен, машина номерларын күрсәтмичә, фикерләр әйтергә ризалашты.

“Кеше ташырга безне кризис мәҗбүр итте. Ширкәтебездә эш бетте. Хәзер эш юк. Таксида тапкан акчабыз ипи, майга, гаиләне тотуга гына җитә. Шәһәр хакимияте безне кысарга түгел, безнең өчен нәрсә дә булса уйлап табарга тиеш. Безнең эшне туктаталар икән, бу соңгы кисәк ипине алу булачак. Без монда баю өчен түгел, гаиләне туйдыру өчен чыгабыз”, ди алар.

Ә менә Чаллының күршесе булган Түбән Камада маршрут таксиларына эшләү өчен җирлекне корытканнар. Биредә милиция, салым инспекциясе, башка күзәтүче органнар белән кануный булмаган дип саналган кеше ташуны туктатканнар. Хәзер Чаллының һәм Ижауның җаваплы кешеләре Түбән Кама тәҗрибәсен өйрәнә.
XS
SM
MD
LG