Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия президенты һәм оппозиция очрашуы дүшәмбе көнне булачак


Бу хакта Reutersка хакимият һәм оппозиция вәкилләре белдергән.

Тифлиста меңләгән халык катнашкан митингта оппозиция президент Михаил Саакашвилидан алар белән сөйләшү көнен билгеләүне таләп иткән иде.

Грузин парламентының элекке спикеры Нино Бурджанадзе әгәр андый очрашу булмаса, димәк бу Саакашвили диалогка барырга теләми дигәнне аңлатачак, диде.

Грузия президентының үз теләге белән эштән китүен таләп иткән митинг инде ай дәвамында бара. Оппозиция Тифлисның үзәк мәйданында махсус чатыр корып, парламент бинасы янында кизү тора.
XS
SM
MD
LG