Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски губернаторы үлгән


Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, боралак һәлакәтендә Иркутски өлкәсе губернаторы Игорь Есиповский һәм тагын 4 кеше үлгән.

Губернаторның очу юлы рәсми теркәлмәгән булган, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

Боралак Иркутски өлкәсенең Байкал күле янында янган килеш табылган.

Һәлакәт чыгу сәбәпләре тикшерелә.
XS
SM
MD
LG