Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә нурланыштан үлгәннәрне искә алдылар


Ана Чернобыль һәлакәтендә үлгән улы кабере янында.
Ана Чернобыль һәлакәтендә үлгән улы кабере янында.
Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәткә 25 ел тулу уңаеннан Мәскәүдәге Росатом бинасы янында нурланыштан үлүчеләрне искә алу чарасы үтте.

“Яблоко” фиркасе оештырган чарада 50-дән артык кеше катнашты. Алар арасында Беларус экологлары да бар иде. Быел Беларуста беренче атом электр станциясе төзи башлаячаклар.

Бүген шулай ук Воронежда да Нововоронеж атом электр станциясе реакторын туктату таләбе белән пикет узды. Бу реакторның куллану вакыты чыккан.

Чернобыльнең үзендә бүген Русия һәм Украина президентлары Медведев белән Янукович һәлакәтне бетерүдә катнашучыларга төзеләчәк һәйкәлгә таш салды.

Бүген Русия, Украина һәм Беларусның күп кенә шәһәрләрендә әлеге һәлакәтне искә алу чаралары үтте.
XS
SM
MD
LG