Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә халык җомга намазыннан соң урамнарга чыкты


Бүген Сүриянең зур шәһәрләре урамнарына хакимиятләр өстәмә гаскәр һәм танклар чыгарды. Җомга намазларыннан соң халык хөкүмәткә ризасызлык белдереп урамга чыкты. Пикетчылар Башар әл-Асадның президент урыныннан китүен, шулай ук икътисади һәм сәяси реформалар таләп итте.

Соңгы атналарда дәвам иткән урам җыеннарына бүген илдә тыелган “Мөселман кардәшлеге” төркеме дә кушылды. Хакимиятләр ризасызлык чараларын радикал мөселманнар оештыра, дип белдерә.

Бүген Европа Берлеге вәкилләре Дәмәшккә каршы чаралар турында фикер алыша. Тәкъдим ителгән чикләүләр арасында Европа Берлегеннән Сүриягә ел саен бирелә торган 40 миллион евролык ярдәмне туктату һәм Сүриянең кайбер рәсмиләренең Европа илләренә баруын тыю турындагылары да бар.
XS
SM
MD
LG