Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның кеше хокуклары шурасы Сүриядәге вәзгыятьне тикшерә


Җомга Женевада БМОның кеше хокуклары шурасы ачылды. Анда Сүриядәге вәзгыять тикшерелә. Кушма Штатлар һәм аның Европадагы беректәшләре Сүриядә йөзләрчә демонстрантның үтерелүен тикшерергә чакыра.

Европа Берлеге Сүриягә чикләүләр кертү мөмкинлекләрен тикшерәчәк. Әлеге чикләүләр Сүрия хөкүмәтендәгеләрнең банк хисапларын туңдыру һәм аларны Европа Берлеге илләренә кертмәүне дә карый.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, Сүриядә алты атна элек башланган халык күтәрелешләрендә 500-дән артык кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG